![]()
|
Баланнинская основная общеобразовательная школа | |
Безнең адрес:РТ, Мөслим районы, Баланлы авылы, Совет урамы, 80 нче йорт,8(5556)3-68-24 Безгә языгыз:sbalan.mus@edu.tatar.ru Файдалы сылтамалар: Муслюмовский муниципальный район Образовательный портал Муслюмовского района Образовательный портал МО и РТ Татар телендә интернет белем үзәге |
2008 нче елның 15 нче июнендә Баланлы авылы аша "Трансориентал" халыкара ралли-рейды узды. Бу турыда тулырак ралли фото 1 2 3 4 5 6 Авылыбызның күренекле кешеләре : Социалистик Хезмәт Герое -Кашапов Зәкәрия Кәшәфетдин улы ![]() 1923 елның 14 июнендә Кашафетдин абый белән Гатифә апа гаиләсендә беренче нарасый туа,аңа Зәкәрия дип исем кушалар. Урта хәлле крестьян семьясында балалар эшчән, тырыш булып үсәләр. 4 баланың барысы да тормышта үз урыннарын таба, хәзерге вакытта Баланлыда яшәп ятучы Кашапова Мөнәвәрә апа, Кәримов Сәгадәт абый, Әлмәттә яшәүче Яхья абый да алдынгылар исәбендә йөриләр. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Зәкәрия абый Ключище а/х техникумына укырга керә, ләкин II курста уку өчен акча түләргә дигән карар чыгып, укуын ташларга мәҗбүр була, чөнки ул чор өчен 150 сум акча түләү алар гаиләсенә мөмкин булмый. 1940 елда ФЗОга җибәрәләр,шулай итеп ул Донбасс якларына барып чыга.Шунда шахтада эшләп ятканда сугыш башлана,шахталар эшләүдән туктый һәм 1941 елның көзендә авылга кайта .МТСта трактористлар курсында укый ,1942 елның 27 августына кадәр авылда тракторда эшли.Аның сугыш юлы Горькийдагы танковый батальонында танкист булырга укудан башлана. Кашапов Зәкәрия сөйли: - Мин 1942 нче елның 27 августында Армиягә алынам,Баланлы авылыннан Имамов Хабирьян белән Чаллыга килеп шуннан ук пароход белән Казанга килдем. Бер-ике көннән соң Горькига килдем, ә Хабирьян аерылып китте. 24 кеше Горькийда калдык һәм шәһәр читендәге урман эчендә 15 көн карантинда тордык. Мине 194 нче учебный полкның механик-водительләр хәзерләүче беренче батальонына билгеләделәр.Монда 7 ай укыгач, Горькида “Черчель” дигән 40 тонналы танкларны кабул иттек һәм Горькидан читтәрәк булган бер военный поселокка урнашып калдык.2 ай ярым укулар үткәннән соң Горькига килеп ,вагоннарга төялеп ,фронтка киттек. Брянск фронтында 17 нче июнь көнне наступлениегә керәбез.Полкның практикасы булмау сәбәпле ,командующий составның начар командовать итүе аркасында 9 танкны югалттык.(Бу сугышта минем дә танк янды ,ләкин үземә зыяны булмады.) Шулай булуга карамастан, немецларның берсе дә исән калмады.Аларның ике пушкалары юкка чыгарылды .Танкларны ремонтлап Орел шәһәренә атака ясыйбыз һәм шул ук көнне безнең кораллы көчләр Орелны азат иттеләр. Горькида укыган вакытта ,миңа ,яхшы укыган өчен ,сержант исеме бирелгән иде,ә Орелны алгач,яхшы сугышканым өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләдем һәм старший сержант исеме бирелде.Орелны алганнан соң ,безнең бары 7 танк калды һәм безне тылга үзебезнең Совет иле танкларын өйрәнергә җибәрделәр,чөнки без моңа кадәр үзебез белән дус булган Англия танклары белән сугыштык ,ә хәзер алар кирәк булмый башлады,СССРның кораллы көчләре ныгыды. Фронт артыннан куып барып ,Польшаны да үтеп,Германиянең Шверн шәһәренә урнаштык.Безне бу шәһәрдән Брезденга күчерделәр һәм без монда хезмәт иттек. 1947 нче елның 18 мартында демобилизацияләнеп ,туган илгә исән –сау әйләнеп кайттым. Сугыш бетә , көнбатышта туп тавышлары тына. Илебез солдатлары бер-бер артлы туган якларына кайталар. Утлардан, судан һәм корычтан ныграк булган совет солдатлары тыныч хезмәттә хезмәттә дә сынатырга уйламыйлар. Алар сугыш елларында җимерелгән хуҗалыкларны аякка бкстырып кына калмыйлар, ә яңа техника һәм технологияне үзләштереп, моңарчы күрелмәгән биеклеккә ирешәләр. Кашапов Зәкәрия абый 1947 елда армиядән демобилизацияләнә. Ул кайткач та тракторга утыра. Ә алтмышынчы еллар башында ул инде механизатор; комбайнчы да, тракторчы да, шофёр да,- гади генә итеп әйткәндә - игенче! 1949 елның башында тормышын Рәхилә апа белән бәйли, ул да 18 ел комбайнда эшләгән кеше. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш, эшчән, тормышта үз юлларын тапканнар. Зәкәрия абый техниканы кыштан ук хәзерләп куярга тырышкан. Шуңа күрә аның машиналары ватылу сирәк булган. 60 нчы еллар башында үзйөрешле комбайннар булмаган әле. Ул яз көне җир сөргән, ашлык чәчкән. Ә көз көне уңыш җыйган. Урып-җыю вакытында эшләүче агрегат 5 кешедән торган. Шул вакытлардагы ярдәмчеләре Зәкәрия абыйны, нык характерлы, үтемле сүзле, тыныч характерлы иде, дип искә алалар. Алар эш сәгате белән исәпләшмичә эшлиләр. Иртән кояш чыгу белән чыгып киткән һәм төнге 12-1 сәгатьләрдә генә эштән туктаганнар алар. Көнгә 500-580 центнер ашлык суккан Зәкәрия абый агрегаты. Елдан-ел яңа комбайннар кайткан, Зәкәрия абый Кашапов аларны да буйсындырган һәм һәр елны районның алдынгы механизаторы булган. Шушы күпьеллык уңышын искә алып СССР Верховный Советы Президиеумы 1966 елның 23 июне указы нигезендә Зәкәрия абыйга “Социалистик Хезмәт Герое” дигән мактаулы исем бирелә.
Каримов
Сәгадәт Вахит улы · 1968 нче елда бронза медаль; · 1976 нчы елда III дәрәҗә Дан Ордены; · 1977 нче елда көмеш медаль; · 1979 нчы елда бронза медаль; · 1986 нчы елда II дәрәҗә Дан Ордены белән бүләкләндем. 1994 елда 45 ел стаж белән лаеклы ялга чыктым.” Әйе, ул хәзер үзенең гаиләсе белән матур итеп, үзенең туган авылында, үзенең туган нигезендә гомер кичерә.
Имамов Илисәй Имаметдин улы
Даутов Гомәр Филгиз улы
|