X VII гасыр Баланлы авылының
барлыкка килү чоры буларак
билгеләнә.
Баланлы авылы урнашасы
урынның тау буйлары, чокыр
буйлары балан куаклары белән
капланган була. Хәзерге Мәкәр
чокыры буйларындагы аланлыкка
Макар исемле чукындырылган татар
килеп утырган. Егорьевка буенда
аның чәчүлек җире булган.
Ләкин Макарның татарларга
күрше булып яшәве Татар Шуганы
авылында яшәүчеләргә ошамаган.
Һәм алар Макарга бу урыннан
күчеп китәргә кушалар. Ул яшәгән
урынга, үз авылларыннан башка
чыгасы 3 семьяны күчереп
утырталар.
Әкренләп шушы 3 семья
янына Бишә башыннан, Сарайлы
авылыннан, Бәзәкә ягыннан ( ат
бурлары) башкортлар күчеп килгән,Алар
үзләре яши торган тирәгә балан
куакларын күчереп утыртканнар.
Авылның Баланлы дигән исеме
шуннан башланган дип исәпләнә.
"Туган авылым" турында язманы
укырга
Баланлы авылы Татарстан
Республикасы Мөслим районының
көньяк көнбатышында урнашкан.
Тирә яктан Мөслим районының
Шуганка, Олы Чакмак, Михайловка
авыллары, Азнакай районының
Татшуган авылы белән чикләшә.
Җир өсте төзелеәе дулкынсыман
тигезлектән тора. Баланлы авылы
Бөгелмә калкулыгында урнашкан.
Рельефы калкулыклы һәм
түбәнлекле. Рельеф ясалу агым
сулар, җир асты сулары, җил, кар
эшчәнлнге тәэсирендә үзгәрә.
Казылма байлыклардан 2000
метр тирәнлектә нефть
чыганаклары урнашкан. Җир асты
суларында Са һәм Мg тозлары бар.
Климаты җылы, кайбер елларда
эссе җәй һәм уртача салкын кыш
белән характерлана.
Җир асты суларының җир өстенә
чыккан урыннарында чишмәләр
хасил була.
Баланлы авылында, авылга
башлангыч бирүче булган Макар
исемле кеше ачкан “ Мәкәр “
чишмәсе, авылдан әз генә
читтәрәк “ Ак кое “ дип аталган
чишмә, “ Әдәл “ чишмәсе урнашкан.
Авылның югары очында “
Гаделбану “ күле бар. Күлдә су
кергән вакытта батып үлгән кыз
хөрмәтенә шушы исем бирелгән.
Авылнын кырыеннан үзенең
башлангычын “Урман чишмәсе”ннән
алган “Баланнинка “ инеше ага
һәм Олы Чакмак авылы кырыеннан
агучы Ык елгасына коя.
Баланлы авылы кырыенда
урманнар, болыннар һәм сазлыкка
әверелә башлаган җирләр бар.
Авыл тирәсендә нарат, чыршыдан
торган ылыслы һәм катнаш
урманнар
үсә. Катнаш урманны киң яфраклы
имән агачлары һәм каен, усак
агачлары тәшкил итә. Шомырт,
чикләвек, эт шомырты, балан,
камырлык куаклары- дару
үсемлекләре һәм кош- кортларга
азык булып тора.
Урманда урман умырзаясы,
персик яфраклы кыңгырау чәчәк,
алтын туй чәчәге, май ландышы,
сәрдә, күкебаш, утчәчәк, кыргый
ирис, балтырган үсә.
Шулай ук кура җиләге, җир җиләге,
урман чиясе, шомырт, балан очрый.
Болында каз үләне, тузганак,
кәҗә сакалы, гөлбаба, тукранбаш,
люцерна үсә. Сулык кырыйларында
җилкәнбаш, күрән, камыш,
укъяфрак очрый.
Хайваннардан урманда
поши,куян, керпе, төлке, кара
елан, җитез кәлтә яши.
Кошлардан күке, тукран,
ябалак, песнәк, миләш чыпчыклары
очрый.
Болында һәм авылда чыпчык,
күгәрчен, ала карга, кара карга,
саескан, чәүкә, сыерчык, тургай,
сандугач,кызылтүш, боҗырлар,
тилгән тереклек итә.
Яз көне авыл башындагы
көтүлеккә торналар төшә, буага
кыр үрдәкләре килә. Ял итәргә
буага аккошлар төшә.
Буада алабуга, карп балыклары
йөзеп йөри, ә өстән аларны
акчарлаклар күзәтә.
Инеш суының киңәеп киткән
җирендә су күселәре тереклек итә.
Авылның югары ягында урнашкан
калкулыкта әби чәчләре(
кылганнар) арасында суыр-байбак
колониясе яшәп ята. Ул Россия
Федерациясенең Кызыл китабына
кертелгән.
Мөслим районы татар халкы
өстенлек тоткан район ,шул
исәптән Баланлы авылында яшәүче
342 кеше татар милләтеннән,
2кеше рус милләтеннән,1 кеше
мари.
Авыл халкы мөселман дине тота.
Авылда танылган сынчы һәм рәссам
Имамов Илисәй яши һәм иҗат итә.Аның
агачтан кырып ясаган сыннарыннан
район культура йортында
күргәзмәләр оештырыла һәм бу
сыннар Мөслим районы музеенда
саклана.
Авыл халкы яшелчә, җиләк- җимеш
үстерә, мал асрый. Басуда
бөртекле культуралар үстерелә.
Мөгезле эре терлек асрала.
Авылда төп мәктәп,
“Баланкай” балалар бакчасы,
культура йорты, медпункт,сәүдә
үзәкләре бар.
1999 нчы елда элек Баланлы
авылында яшәгән Корбангали
исемле кеше хөрмәтенә, бу
кешенең улы ярдәме белән
“Корбангали” мәчете ачылды.
Мәчет уңышлы гына эшләп килә.
Ураза бәйрәме, Корбан гаете,
җомга көннәрендә намаз укыла,
Фаиз хәзрәт иман дәресләре
үткәрә.
Татар халкының милли бәйрәме
“Сабантуй”.
Бу бәйрәм басуда язгы эшләр
төгәлләнгәннән соң “Сабан
бәйрәме” буларак уздырыла.
Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларының
эшчәнлеге бәяләнә.
Татарча көрәш, капчык сугышы,
таяк тартышу, колгага менү,
көянтә чиләкләр белән су ташу,
җыр- биюләр белән аралашып бара.