Баланнинская основная         общеобразовательная школа

Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе

 ЯңалыкларДәрес эшкәртмәләреМәктәбебезМузейУкытучыларХатлар бүлегеТарих битләреннәнБөек Җиңүгә-65 елАта-аналарга

Безнең адрес:РТ, Мөслим районы, Баланлы авылы, Совет урамы, 80 нче йорт,8(5556)3-68-24

Безгә языгыз:sbalan.mus@edu.tatar.ru

 Файдалы сылтамалар:

Муслюмовский муниципальный район

Образовательный портал Муслюмовского района

Образовательный портал МО и РТ

Татар телендә интернет белем үзәге

Портал правительство РТ

  

          Безнең татар халкы белемгә ирешү юлында төрле киртәләр булуга карамастан һәрвакыт мәгърифәткә омтылган. 922 елда болгар бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәннән соң ,болгар – татар авылларында мәхәлләләрдә мәчетләр, мәдрәсәләр эшләп килгән. Укучы шәкертләр гарәп графикасында укырга язарга өйрәнгәннәр, шәригать кануннары нигезендә әдәп, әхлакъ, гаилә, өлкәннәргә мөнәсәбәт, шәхси гигиена, җәмгыятьтә шәхеснең роле турында төпле белем һәм тәрбия алганнар. Кыз балаларны абыстайлар өйләрендә укытканнар. Алар, башлыча, укырга өйрәтеп, кызларны йорт эшләренә һәм гаилә тормышына хәзерләгәннәр. 1870 нче елгы мәгьлүмәтләрдән күренгәнчә безнең Баланлы авылында 101 ихатада 630 кеше яшәгән. Авылда мәчет, училище, су тегермәне бар дип теркәлгән. Якында гына урман булса да, халык аннан файдалана алмый. Кешеләрнең күпчелеге җирсез, атсыз. Ачлык, хәерчелек крестьян гаиләләренең юлдашы булган. Шулай булуга карамастан авылыбызда мәчет, мәдрәсәләр эшләп килгән. Октябрь революциясенә кадәр авылда Бигәштән (Әлмәт районы) Әбелкәрәм хәзрәт килеп укытканы билгеле. Ул халык ярдәмендә өч тәрәзәле агач мәдрәсә салдыра. Көнчелек итүчеләр аны яндыралар. Шуннан соң Хәлфиннәр ярдәме белән таш мәдрәсә салдыралар. Идәннең яртысында гына сайгак була, шунда балалар укытыр өчен скамьялар куела. Һәр балага дәрес аерым – аерым бирелә. Балалар скамьяларга утырып, китапларын тез башларына урнаштырганнар.

     Балалар төрле вакытта килеп мәдрәсәдән төрле вакытта киткәнлектән, мәдрәсә ишеге көне буе ачык торган, анда дәресләр бирелгән. Әбелкәрәм хәзрәттә белем алган авылдашларыбыз яңадан үз авылыбызда төрле вакытта укытучылар булып эшлиләр.

     1918 елда беренче яңача белем бирү урыны нәкъ менә Әбелкәрәм хәзрәт салдырган мәдрәсә була. Ул елны анда Юлтимер авылыннан килгән Галимҗан Таймасов атлы кеше укыта. Габдрахман Халитов 1919 елның ахырында Баланлыга укытучы итеп күчерелә. Ул кайтканда мәдрәсә бинасы шактый тузган һәм яраксыз хәлгә килгән була. Бу турыда ул Минзәләгә барып әйткәч, аңа Ольгинодагы мәктәп мастерскоеннан 25 парта 2 кара такта бирәләр. 1924 нче елда Рус Шуган авылының иске волость правлениесе бинасын Баланлыга кайтарып мәктәп итеп салырга кушалар. Ләкин Шуган кешеләренең бинаны бирәсе килми. Шуннан соң милиция ярдәме белән генә сүтеп алып кайта алалар безнекеләр. Ул вакытта бар тарту көче – атлар. Алары да шәхси милектә. Шулай да авырлыклар җиңелә һәм ниһаять 1925 нче елда алты почмаклы агач мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә. Ул елларда клуб булмаганлыктан, мәктәпнең яртысы клуб ролен үти, яшьләр шунда күңел ача торган булалар. Ул елны III классларны Иманаев Шайхрази дигән кеше укыта. Аннан соңгы елларда мәктәптә Латыпова Мөгаллимә, Әһелтдинова Сәлиха, Шадрина Клавдия, Исмәгыйлева Сәйдә, Шайхетдинова Газизә, Шәехзамова Зәйнәп, Галиәхмәтова Тәзкирә, Шәйхетдинова Илгизә, Хабибуллина Сәгыйдә, Әюпова Әлфия кебек укытучылар эшләде.

Мәктәптә төрле елларда директор вазыйфаларын Нур Хәмиди, Мәҗитов Заһит, Әюпов Миргалим, Нургалиев Дилшатлар башкардылар. Баланлы авылы халкы өчен иң куанычлысы мөгаен 1982 нче елда бөтен уңайлыклары булган 192 балага исәпләнгән заманча ике катлы таш мәктәп бинасын сафка бастырудыр. Мондый зур эшне ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Миргалим абый Әюпов башкарып чыга. Мәктәп салынган елларда укыган укучылар да татыйлар үз җилкәләрендә ул авырлыкны.

                                                                                            

         

     Авылыбызда беренче мәктәп салынуга 80 ел. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган күренекле кешеләребез һәм тырыш, авылыбызда үрнәк булырлык уңганнарыбыз белән без бүген горурланабыз: Харисова Мотаһара  Харис кызы – Баланлы авылында тракторчы булып эшләгән. Ул 1938 елда районнан ТАССР Югары Советына сайланган беренче депутат; Социалистик Хезмәт Герое Зәкәрия Кашапов; Дан ордены кавалеры Сәгадәт Кәримов, авыл хуҗалыгы алдынгылары бригадир Нурулла Сафин, механизатор Рәхилә Кашапова, терлекчеләр Гамбәрия Сәхбетдинова, Закирә Биктаһирова, Тәнзилә Сафина, Дөрелҗинан Кашапова, Миргасыйм Хәйруллин,  Наҗия Әгьләмова; филология  фәннәре кандидаты Гомәр Даутов; “Полимэкс” берләшмәсе генераль директоры Рамиль Вагизов; сынчы Илисәй Имамов; эшмәкәр Рамиль Әюпов.

     Мәктәбебез районда алдынгы сафларда бара.1998 нче елдан мәктәбебезне Сафин Фатих Нурулла улы җитәкли. Һәр ел саен үткәрелгән конкурсларда призлы урыннар алабыз. Мәктәптә заман тәләпләренә туры килә торган җиһазлы компьютер классы булдырылды. Үзәк суүткәргеч, канализация булу авыл җирлеге өчен өстәмә уңайлыклар тудыра. 2002нче елны оптимальләштерү программасы нигезендә яңа котельный салынып, газ кертелде, җылылык системасы үзгәртелде. 2004нче елда мәктәп түбәсенә капиталь ремонт ясалды, шул ук 2004 нче елда авыл китапханәсенә мәктәп бинасыннан бер зур бүлмә бирелде. 0,56 га лы мәктәп яны участогында мәктәп укучылары үзләренә ел әйләнәсенә җитәрлек итеп яшелчә, җиләк – җимеш әзерлиләр.

     Бүгенге көндә 29 укучысы булган мәктәбебездә 10 укытучы,(шуларның дүртесе укытучы-методист  Сафин Фатих Нурулла улы, Әхмәтова Сүрия Фәрис кызы, Сафина Гөлсинә Кадыйр кызы, Якупова Гөлшат Шәһәдәт кызы,өчесе - өлкән укытучылар), 5 техник персонал хезмәт куя. Шундый матур, якты туган мәктәбебез киләчәктә дә туган авылыбыз, районыбыз халкына тиешле югарылыкта хезмәт күрсәтер дип ышаныч белдерәсе килә.

   

              X VII гасыр Баланлы авылының барлыкка килү чоры буларак билгеләнә.

    Баланлы авылы урнашасы урынның тау буйлары, чокыр буйлары балан куаклары белән капланган була. Хәзерге Мәкәр чокыры буйларындагы аланлыкка Макар исемле чукындырылган татар килеп утырган. Егорьевка буенда аның чәчүлек җире булган.

     Ләкин Макарның татарларга күрше булып яшәве Татар Шуганы авылында яшәүчеләргә ошамаган. Һәм алар Макарга бу урыннан күчеп китәргә кушалар. Ул яшәгән урынга, үз авылларыннан башка чыгасы 3 семьяны күчереп утырталар.

      Әкренләп шушы 3 семья янына Бишә башыннан, Сарайлы авылыннан, Бәзәкә ягыннан ( ат бурлары) башкортлар күчеп килгән,Алар үзләре яши торган тирәгә балан куакларын күчереп утыртканнар. Авылның Баланлы дигән исеме шуннан башланган дип исәпләнә. 

    "Туган авылым" турында язманы  укырга

Баланлы авылы Татарстан Республикасы Мөслим районының көньяк көнбатышында урнашкан. Тирә яктан Мөслим районының Шуганка, Олы Чакмак, Михайловка авыллары, Азнакай районының Татшуган авылы белән чикләшә.

   Җир өсте төзелеәе дулкынсыман тигезлектән тора. Баланлы авылы Бөгелмә калкулыгында урнашкан. Рельефы калкулыклы һәм түбәнлекле. Рельеф ясалу агым сулар, җир асты сулары, җил, кар эшчәнлнге тәэсирендә үзгәрә.

    Казылма байлыклардан 2000 метр тирәнлектә нефть чыганаклары урнашкан. Җир асты суларында Са һәм Мg тозлары бар.

   Климаты җылы, кайбер елларда эссе җәй һәм уртача салкын кыш белән характерлана.

   Җир асты суларының җир өстенә чыккан урыннарында чишмәләр хасил була.

   Баланлы авылында, авылга башлангыч бирүче булган Макар исемле кеше ачкан “ Мәкәр “ чишмәсе, авылдан әз генә читтәрәк “ Ак кое “ дип аталган чишмә, “ Әдәл “ чишмәсе урнашкан.

  Авылның югары очында “ Гаделбану “ күле бар. Күлдә су кергән вакытта батып үлгән кыз хөрмәтенә шушы исем бирелгән.

   Авылнын кырыеннан үзенең башлангычын “Урман чишмәсе”ннән алган  “Баланнинка “ инеше ага һәм Олы Чакмак авылы кырыеннан агучы Ык елгасына коя.

   Баланлы авылы кырыенда урманнар, болыннар һәм сазлыкка әверелә башлаган җирләр бар.

  Авыл тирәсендә нарат, чыршыдан торган ылыслы һәм катнаш урманнар

үсә. Катнаш урманны киң яфраклы имән агачлары һәм каен, усак агачлары тәшкил итә. Шомырт, чикләвек, эт шомырты, балан, камырлык куаклары- дару үсемлекләре һәм кош- кортларга азык булып тора.

  Урманда урман умырзаясы, персик яфраклы кыңгырау чәчәк, алтын туй чәчәге, май ландышы, сәрдә, күкебаш, утчәчәк, кыргый ирис, балтырган үсә.

Шулай ук кура җиләге, җир җиләге, урман чиясе, шомырт, балан очрый.

  Болында каз үләне, тузганак, кәҗә сакалы, гөлбаба, тукранбаш, люцерна үсә. Сулык кырыйларында җилкәнбаш, күрән, камыш, укъяфрак очрый.

    Хайваннардан урманда поши,куян, керпе, төлке, кара елан, җитез кәлтә яши.

     Кошлардан күке, тукран, ябалак, песнәк, миләш чыпчыклары очрый.

      Болында һәм авылда чыпчык, күгәрчен, ала карга, кара карга, саескан, чәүкә, сыерчык, тургай, сандугач,кызылтүш, боҗырлар, тилгән тереклек итә. 

    Яз көне авыл башындагы көтүлеккә торналар төшә, буага кыр үрдәкләре килә. Ял итәргә буага аккошлар төшә.

Буада алабуга, карп балыклары йөзеп йөри, ә өстән аларны акчарлаклар күзәтә.

      Инеш суының киңәеп киткән җирендә су күселәре тереклек итә.

Авылның югары ягында урнашкан калкулыкта әби чәчләре( кылганнар) арасында суыр-байбак колониясе яшәп ята. Ул Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән.

      Мөслим районы татар халкы өстенлек тоткан район ,шул исәптән Баланлы авылында яшәүче 342 кеше татар милләтеннән, 2кеше рус милләтеннән,1 кеше мари.

Авыл халкы мөселман дине тота.

Авылда танылган сынчы һәм рәссам Имамов Илисәй яши һәм иҗат итә.Аның агачтан кырып ясаган сыннарыннан район культура йортында күргәзмәләр оештырыла һәм бу сыннар  Мөслим районы музеенда саклана.

Авыл халкы яшелчә, җиләк- җимеш үстерә, мал асрый. Басуда бөртекле культуралар үстерелә. Мөгезле эре терлек асрала.

    Авылда төп  мәктәп, “Баланкай” балалар бакчасы, культура йорты, медпункт,сәүдә үзәкләре бар.

 

    1999 нчы елда элек Баланлы авылында яшәгән Корбангали исемле кеше хөрмәтенә, бу кешенең улы ярдәме белән “Корбангали” мәчете ачылды. Мәчет уңышлы гына эшләп килә. Ураза бәйрәме, Корбан гаете, җомга көннәрендә намаз укыла, Фаиз хәзрәт иман дәресләре үткәрә.

 

Татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй”.

Бу бәйрәм басуда язгы эшләр төгәлләнгәннән соң “Сабан бәйрәме” буларак уздырыла. Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларының эшчәнлеге бәяләнә.

Татарча көрәш, капчык сугышы, таяк тартышу, колгага менү, көянтә чиләкләр белән су ташу, җыр- биюләр белән аралашып бара.

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайт управляется системой uCoz