Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Баланнинская основная общеобразовательная школа

ЯңалыкларДәрес эшкәртмәләреМәктәбебезМузейУкытучыларХатлар бүлегеТарих битләреннәнБөек Җиңүгә-65 елАта-аналаргаТимурчылыкКомпьютер-учителюПрофсоюз

 

 Безнең адрес:РТ, Мөслим районы, Баланлы авылы, Совет урамы, 80 нче йорт,8(5556)3-68-24

Безгә языгыз:sbalan.mus@edu.tatar.ru

 Файдалы сылтамалар:

Муслюмовский муниципальный район

Образовательный портал Муслюмовского района

Образовательный портал МО и РТ

Татар телендә интернет белем үзәге

Портал правительство РТ

                                                                              1         

 Безнең мәктәптә һәр көн иртән укучылар физзарядка ясыйлар. Дәрестән соңгы вакытларда футбол , волейбол уйныйлар.

         

 Безнең мәктәпнең Электрон белем бирү үзәгендәге адресы:http://edu.tatar.ru/muslum/page1463.htm

27.01.2011

26 нчы январь көнне Сафина Г.К. җитәкчелегендә "Туган якны өйрәнү" түгәрәге активистлары кышкы экскурсиягә чыктылар. Алар кыш көне хайваннар һәм кошлар тормышы темасы астында эзләнү һәм тикшеренү эшләре алып бардылар.

20.01.2011

19 нчы январь көнне мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үтте.Җыелышка районнан балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Эльза Наилевна һәм участок милиционеры Айдар Шайхразиев катнашты. Балаларга,  ата-аналарга эчтәлекле чыгыш ясадылар.Эльза Наилевна балигъ булмаган балаларның тәртип бозган очракта нинди җаваплылыкка тартылуын, 16 яшьтән баланың үзе өчен үзе җавап бирүен аңлатты, ә Айдар Васильевич балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде һәм республика күләмендә булган бәла-казаларның исәбе белән таныштырды. Информатика укытучысы Маннанова А.Ф. "Кәрәзле телефон, компьютер һәм сәламәтлек" дигән темага бик эчтәлекле чыгыш ясады.Яңадан ата-аналар җыелышын  классларда һәр класс җитәкчесе дәвам итте.

18.01.2011

 Юл йөрү кагыйдәләре буенча  районда үткәрелгән рәсем  конкурсында катнашып безнең мәктәп укучылары призлы урыннар алдылар. Башлангыч класслар арасында Хасанов Ренал 1 нче урын һәм Габдуллин Булат 2 нче урынны алдылар. Котлыйбыз сезне!

 

10.01.2011

 Мәктәптә 9 нчы класс укучылары математикадан сынап карау имтиханы бирделәр.11 нче январь көнне сынап карау имтиханы район күләмендә үтә. Укучыларга уңышлар телибез!

04.01.2011

29 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме үтте."Су патшалыгында кунакта" дигән темага сценарий тәкъдим ителде.Кыш бабай, Карсылу, Су патшасы, Су анасы , Алтын балык , Яңа ел , клоуннар кызыклы тамашада катнаштылар.Укучылар  җырлап , биеп күңел ачтылар.Ә Яңа ел бәйрәменә кадәр мәктәп территориясендә кардан шушы ук темага сыннар ясалды.

30.11.2010

Бүген Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә ФУТБОЛ көне үтте. Иртәнге  линейкада физкультура укытучысы укучыларны футболның барлыкка килү тарихы белән  кыскача таныштырды һәм бүгенге көнге Россия футболистлары турында мәгълүмат бирде. Дәресләрдән соң 5-9нчы класс укучылары "Интер" һәм "Зенит " командаларына бүленеп, футбол уйнадылар.Ярыш бик җанлы төстә үтте. Уен "Интер": "Зенит"-10:6 счеты белән тәмамланды.

23.11.2010
Район күләмендә17 нче ноябрь көнне технологиядән ,19 нчы ноябрь көнне  математикадан олимпиада үтте. 9 класс укучылары арасында безнең  мәктәп  укучылары Каримова Альбина  технологиядән 1 нче һәм  Габидуллина Алия математикадан 2 нче  призлы урын алды. Котлыйбыз сезне Альбина , Алия!
27.10.2010

 26 нчы октябрь көнне бездә "Көзге бал" бәйрәме үтте. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Бәйрәм дәвамында җыр- бию , скетч, мода тәкъдим ителде. Яшелчәләрдән көзге композицияләр ясалды. Ярыштан соң бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

 

22.10.2010

 Мәктәп укучылары "Көзге бал" бәйрәме үткәрергә әзерлек эшләре алып баралар.

06.10.2010

 Укытучылар көне билгеләп үтелде.Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.         

 

01.10.2010

Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар һәм укытучылар лаеклы ялдагы укытучыларның һәм техник хезмәткәрләрнең өйләрендә булып бәйрәм белән котладылар ,бүләкләр тапшырдылар.

                

20.09.2010

Бакчада көзге уңышны җыю дәвам итә. Мәктәп коллективы чөгендер һәм кишерне җыеп кышкы саклауга салалар.

31.08.2010

Районда укытучыларның традицион август киңәшмәсе үтте.Безнең мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге 2 нче урын белән бәяләнде.

Мәктәп коллективын яңа 2010-2011 нче уку елында укыту процессында зур үзгәрешләр көтә. "Һәр укытучыга - ноутбук" республика программасы нигезендә Баланлы мәктәбенең һәр укытучысы ноутбуклы булды.

16.08.2010

2010-2011 нче уку елына әзерлек эшләре бара.Укытучылар август киңәшмәсенә әзерләнә.

15.07.2010

 Мәктәп бакчасында кызу  эш өсте.Укучылар , укытучылар , техник эшчеләр карлыган җыя, түтәлләр чүптән арындырыла, кыяр, кәбестәләргә су сибелә.

10.06.2010

Бүген чыгарылыш класс укучылары кулларына көтеп алынган аттестатларны алалар.Уңышлар сезгә, укучылар!

03.06.2010

Мәктәптә 1 июнь көнне "Карлыгач" мәктәп яны  лагеры ачылды.Анда 15 бала ял итә.Алар төрле уеннар , конкурслар , викториналар ,КВН нарда катнашалар. Лагерь 18 көн эшли.

30.05.2010

 29 май көнне балаларны яклау көне уңаеннан безнең мәктәптә "Кече Сабантуй" бәйрәме үтте.

        

25.05.2010

 Барлык укытучыларны һәм чыгарылыш класс укучыларын "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлыйбыз.  Чыгарылыш класс укучыларына дәүләт имтиханнары бирүдә зур уңышлар телибез, хыяллары тормышка ашсын. Хәерле юллар, сезгә!

Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик күңелле  үттте.Бәйрәмдә Мөслим муниципаль районы  авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Аюпов Илнур Фирзалович, РОО методисты Шәмсетдинова Рәмилә Рафиковналар катнашты. Илнур Фирзалович 2009-2010 нчы уку елын гел "5" легә тәмамлаган Сафина Гөлнара, Габидуллина Алиягә  кыйммәтле бүләкләр,Рәмилә Рафиковна район олимпиадасында ОБЖ фәненнән 2 урынны алган Сафина Гөлнарага мактау грамотасы тапшырдылар.Баланлы җирле үзидарә җитәкчесе Хасанов Р.Т. һәм Мөслим агрофирмасының Баланлы бүлекчәсе управляющие Хасанов Р.Т. укучыларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.Укучылар тарафыннан монтаж куелды, ата-аналар да җылы теләкләрен җиткерде.

         

18.05.2010

 14 нче майда район күләмендә үткәрелгән "Куркынычсыз көпчәк" конкурсында уңышлы чыгыш ясап безнең мәктәп командасы 6 нчы урынны алды.

08.05.2010

 8 май көнне һәйкәл янында сугыш һәм тыл ветераннары катнашында митинг булды.Укучылар монтаж һәм һәйкәлгә венок куйдылар.

                            

27.04.2010

Мәктәбебездә 26 апрель көнне халкыбызның бөек  шагыйре Габдулла Тукайның 124 яше билгеләп үтелде.Бәйрәмдә 1-4 ,5 класс укучылары актив катнаштылар.  "Бала белән күбәләк", ,"Шүрәле" шигырьләре сәхнәләштерелде. Бәйрәм , укучылар һәм  укытучылар башкаруында , Габдулла Тукай шигыренә язылган "Туган тел" җыры белән  тәмамланды.

23.04.2010

 22 апрель көнне район күләмендә үткәрелгән Брейн-ринг уеннарында безнең мәктәп командасы 6 урынны алды.Мәктәп данын якладылар: Габидуллина Алия (8 класс), Сафина Гөлнара (9 класс), Каримова Альбина (8 класс).

17.04.2010

 16 нчы апрель көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Дәресләрдә милли төбәк компоненты куллану аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән темага  семинар үтте. Мәктәпнең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Якупова 8 нче класста Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре буенча укучыларның эзләнелгән фәнни проект эшләрен тәкъдим итте. Укытучылар елы уңаеннан әзерләнгән “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” дигән бәйрәм кичәсе карадылар.

07.04.2010

 5-9 класс укучылары татар теленә багышланган "Зирәк тиен" конкурсында катнаштылар.Аларга уңышлар телибез.

05.04.2010

 Мәктәптә "Бөтендөнья кошларны саклау" көненә багышланган чара үтте.5-6 класс укучылары кошлар турында кызыклы мәгълүматләр укыдылар , табышмаклар әйттеләр, 2-3 класс укучылары кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр.

03.04.2010

 "Өченче буын күзлегеннән-компьютер" исем астындагы район конкурсында безнең мәктәптә озак еллар башлангыч классларда белем биргән өлкән укытучы Хабибуллина Сәгыйдә катнашты. "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.

19.03.2010

 Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Җиңүнең 65 еллыгына юбилей медальләре тапшырылды.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

18 март көнне 18 укучы "Көнгерә" бөтенроссия математик конкурсында катнашты.

06.03.2010

Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче язның беренче бәйрәме- 8 март  белән тәбрик итәбез. Сезгә  бик күп шатлыклар, куанычлылы көннәр,  сәламәтлек, йортыгызга иминлек, муллык, гаиләләрегезгә тынычлык ,эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Иң изге теләкләр белән Баланлы мәктәбе коллективы        

05.03.2010

 4 нче март көнне башлангыч класс укучыларының Әниләр бәйрәме кичәсе булды.Кичәдә  балалар һәм әниләр төрле уеннарда катнаштылар ,  җырладылар, биеделәр , шигырьләр сөйләделәр .Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

 

18.02.2010

 Олы Чакмак мәктәбендә Марс Зиннуров призына үткәрелгән чаңгы ярышында 8 класс укучысы Исламов Алмаз 6 нчы, Мансуров Мансур 8 нче урынны алдылар.

 "Хәвефсез тәгәрмәч" район конкурсында 8 нче класс укучысы Якупова Айгөл 1 урынны, 9 класс укучысы Сафина Гөлнара 3 урынны алдылар.

17.02.2010.

Екатеринбург шәһәрендә "Центр Развития Молодежи" уку елы башында башлангыч класслар арасында Эрудитлар конкурсы оештырган иде.Безнең мәктәптән әйләнә - тирә фәненнән 12 укучы катнашты һәм сертификатлар ,бүләк алды.

"Гашыйклар көне" уңаеннан 2-6 класс укучылары "Золушка" әкиятен инглиз телендә сәхнәләштерделәр, уеннар үткәрделәр һәм валентинкалар тараттылар.

 

15.02.2010

Бу көнне патриотик шагыйрь Муса Җәлилне искә алу "Җәлил -безнең йөрәкләрдә " дигән кичә үтте. Анда шагыйрьгә багышланган  җыр һәм шигырьләр башкарылды.Шагыйрьнең шигырьләрен Гизетдинова Зилә, Якупова Айгөл, Маннанова Динара, Гизетдинова Эльза , Галәев Илнарлар сәнгатьле итеп сөйләделәр.8 нче класс укучысы Якупова Айгөлгә тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.

 

14.02.2010

Мәктәп күләмендә "Татарстан чаңгысы -2010" спорт бәйрәме үтте. Мәктәп коллективы һәм укучылар бу чарада актив катнаштылар.Район күләмендә үткәрелгән спорт бәйрәмендә 8 класс укучысы Исламов Алмаз 8 нче, Мансуров Мансур 12 нче урынны алдылар. Шулай ук авылыбызның иң өлкән чаңгычысы Галәев Фәһим дә катнашты.

04.02.2010

9 нчы класс укучылары Студентлар белән очрашу кичәсе үткәрделәр.Кичәдә үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар алдылар, җырлар, шигырьләр башкардылар.

 

01.02.2010.

"Хәрби -патриотик айлык" башланды. Мәктәп күләм линейкада укучылар эш планы белән таныштырылды.

 

27.01.2010

 "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрән" конкурсында уңышлы чыгыш ясап безнең мәктәп командасы 5 нче урынны алды.Медицина белеме буенча 4 нче класс укучысы Гилаев Илнур  3 нче урынны алды.

 

 

20.01.2010

Мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте."Йолдызлык" конкурсында катнашучы балалар чыгыш ясады һәм 1 нче класс укучысы Гизетдинова Зилә , 8 нче класс укучысы Габидуллина Алия сайлап алынды.Шулай ук 8 нче класс укучысы Габидуллина Алиягә тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.

 

 

15.01.2010

 Мәктәптә "Йолдызлык " конкурсына әзерлек эшләре бара. Мәктәптә сайлап алу туры 19 январьдә үтә.

30.12.2009                         

Кадерле дуслар!

 Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Сезгә  бик күп шатлыклар, куанычлылы көннәр,  сәламәтлек, йортыгызга иминлек, муллык, гаиләләрегезгә тынычлык ,эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Иң изге теләкләр белән Баланлы мәктәбе коллективы           

24.12.2009

 "Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итик" исеме астында район конкурсында катнашып безнең мәктәп укучылары призлы урыннар алдылар. Башлангыч класслар арасында Хасанов Ренал һәм Нигъматуллин Айдар 2 нче урынны, ә 5-9 класслар арасында Якупова Айгөл 1 нче урынны  алдылыр. Котлыйбыз сезне!

 

14.12.2009

 Укучылар Яңа елга әзерлек эшләре алып баралар.Классларда яңа ел уенчыклары, яңа ел җырлары өйрәнелә.

08.12.2009

 4 нче декабрь көнне район күләмендә тормыш иминлеге нигезләреннән олимпиада үтте. 9 класс укучылары арасында безнең  мәктәп  укучысы  Сафина Гөлнара II нче призлы урын алды. Котлыйбыз сине , Гөлнара!.

30.11.2009

23 нче ноябрь көнне район күләмендә математикадан олимпиада үтте. 8 класс укучылары арасында безнең  мәктәп  укучысы  Габидуллина Алия II призлы урын алды. Котлыйбыз сине , Алия!.

26.11.2009

1-4,2-3,5-6,8,9 нчы классларда "Бөтенроссия Чиста су сәгате " үтте.Укучылар су байлыклары, аны саклау һәм  чистарту  проблемалары белән таныштылар. "Чиста су - безнең сәламәтлек " дигән темага дискуссия булды.

20.11.2009

"Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне"нә багышланган 1-4 нче класста "Бөтен кеше бер тигез хокуклы",2-3 нче класста "Мин укырга хокуклы" ,5-6 нче "Мин һәм минем хокукларым", "Мин хокуклы..."," Без бөтенебез дә төрле" дигән темаларга класс сәгатьләре үтте.

28.10.2009

Мәктәп күләмендә "Законнар кайда туа" дигән парламент сәгате үтте.Бу сәгатьне мәктәп директоры Ф.Н.Сафин ачты, законнар тарихын сөйләде, аннан соң  укучылар һәм укытучылар видеофильм карадылар. Әңгәмәләр класс сәгатьләрендә дәвам ителде.

 

15.10.2009

 Сафина Г.К. җитәкчелегендә "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөрүче укучылар көче белән  "Ак кое" чишмәсе чистартылды һәм сукмагы яңартылды.Ак кое чишмәсе агым юнәлешен үзгәртеп , кыйблага таба ага башлаган.Хөрмәтле авылдашлар! Шушы изге чишмәне матурлап , ял итү урыны ясарга иде , сездән тәкъдим , фикерләр көтәбез.

 

9.10.2009

 Баланлы мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге уңышны җыю һәм чистарту-казу эшләре башкарылды.

    



Сайт управляется системой uCoz